«Россия чаңгы юллары» көннән - көн шәһәребез-Менделеевскның спорт тормышында әһәмиятле вакыйга булып тора.
Йөгерештә Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр актив катнашты.
Старт алдыннан спорт бәйрәмендә катнашучыларны Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева сәламләде.
Приютта тәрбияләнүчеләр катнашучылар саны буенча күпсанлы командаларның берсе булды. Балалар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Массалыгы, энтузиазм, ярышларда актив катнашканы өчен финиш сызыгында чаңгы узышында катнашучыларның барысына да татлы призлар тапшырылды, кайнар чәй белән җылыну мөмкинлеге бирелде.
Тәрбияләнүчеләр күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар. Ярышларда катнашу физик чыдамлыкны, командада эшли белүне һәм спортка тартылуны үстерергә мөмкинлек бирә.