Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Яшь алма" түгәрәге

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Бүген мәдәни үсеш Үзәге хезмәткәрләре интернат-йортның культорганизаторы белән берлектә социаль хезмәт алучылар белән чираттагы фольклор түгәрәг дәресен үткәрделәр.

Өлкән яшьтә үз тормышыңны ничек кызыклы итәргә? Бик күп ысуллар бар. Бик азлар гына бәхетле кешеләр үзләрен яраткан эшендә таба алалар. Башкалар спорт белән шөгыльләнә. Өченчеләре җырланып сәнгатькә бирелә. Гаҗәеп музыка коралы-кеше тавышы. «Яшь алма» фольклор түгәрәге дә безнең интернат-йортта кызыклы һәм файдалы шөгыльләрнең берсе булып тора. Чөнки җыр аларның тормышын төрлеләндереп кенә калмыйча, сәламәтлеккә дә файда китерә.

Түгәрәкнең максаты: шәхси вокал сәләтләрен үстерү, иҗади потенциалны ачу, социаль хезмәт алучыларда актив музыкаль-иҗади эшчәнлек аша җырларга карата тотрыклы кызыксыну формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International