«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Безнең дуслар – кыргый хайваннар” дигән интеграцияләнгән дәрес узды

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

2020 елның  10 февралендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Безнең дуслар – кыргый хайваннар” дигән интеграцияләнгән  дәрес үткәрелде.

Дәреснең максаты кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү. Дәрес башында тәрбияче кыргый табигать, анда яшәүче хайваннар турында төшенчә бирде. Балалар сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Аларга бигрәк тә төрле уеннарда катнашу ошады: “Мин кем дип уйлыйсыз?”, “Аңла мине”. Уен аша алар хайваннар нәрсә белән туклана, кайда аларның тораклары һәм башкалар турында белделәр.

Соңыннан йомгак ясалды. Дәрестә 15 кеше катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International