2020 елның 7 февралендә, "ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, Питрәч муниципаль районында Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Питрәч авылы Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә "Туган ягым, синең белән горурланам" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Балаларга Татарстан Республикасының үсешендәге һәм бәһасез мәдәни мирасы турында сөйләделәр. Чара төрле категория гаиләләрдәге балалар белән үткәрелде. Очрашу ахырында балаларга буклетлар таратылды.