Актив озын гомер. Яңа Чишмә картлар йорты

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

          Күпчелек кешеләр пенсия яшенә хроник авырулар, социаль активлыкны югалту белән килә. Болар барысы да өлкән кешеләрнең психологик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Әмма барысының да озак һәм актив яшәү мөмкинлеге бар. Үз-үзеңә ышаныч, сәламәт уңай хис-тойгылар, сәламәт яшәү рәвеше алып бару психик сәламәтлекнең һәм өлкән яшьтәге зәгыйфьлектән коткаруның төп факторы булып тора. Ә физик сәламәтлек даими физик күнегүләрдән башка мөмкин түгел. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында сәламәт яшәү рәвеше пропагандалана. Белгечләр, скандинавия таякларын файдаланып, саф һавада социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә урамда тренажерларда, лабиринтларда шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International