«ИНТЕРНЕТ ЧЕЛТӘРЕНДӘ БАЛАЛАР КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ» Питрәч "Шатлык" приюты

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Һәр заманча кеше, көн саен Интернетта вакыт үткәрә. Әмма интернет - ул мәгълүмат чыганагы гына түгел, үзара аралашу мөмкинлеге дә, компьютер куркынычсызлыгы янавы да. Монда интернет челтәреннән компьютер вирусы табарга, шәхеснең теркәү язмасын яки электрон почта адресын мошенниклар яулап алырга мөмкин.

Интернетның Россия аудиториясе тиз үсә - балалар, яшүсмерләр, яшьләр аның шактый өлешен тәшкил итә. Бүген балалар, унбиш ел элек бары профессионаллар гына аңларлык, программалар кулланалар. Бу коралны нәтиҗәле файдалану, аның белән эш итә белү, Интернетның чикләнмәгән мөмкинлекләрен куллану, виртуаль киңлекнең су асты ташларын вакытында тану өчен билгеле бер тормыш тәҗрибәсе дә кирәк.

Бу хакта Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә Питрәч авылының Никольский чиркәве әһеле Владимир Атакай сөйләде. Очрашу бик җылы атмосферада узды. Тәрбияләнүчеләрдә әңгәмә кызыксыну уятты, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм түземсезлек белән Владимир Атакай белән очрашуларны  көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International