«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе, район үзәк больницасы белән берлектә, “Демография” милли проекты кысаларындагы “Өлкән буын” Федераль проекты буенча 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына китерү эшен дәвам иттерә.
Көн саен диспансерлаштыруга һәм профилактика медицина тикшеренүе узарга район больницасына һәм фельдшер-акушерлык пунктларына өлкән яшьтәге 10-16 кеше китерелә. Январь аенда 164 кеше китерелсә, февральдә 211 гражданинга шундый хезмәт күрсәтү каралган. Бүгенге көнгә, 10 февральгә 74 кешегә мондый хезмәт күрсәтелгән дә инде.