Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова һәм Мәдинә Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен «Күңел кылларын тибрәндерү» дигән бию терапиясе үткәрделәр.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны мәдәни ял итү тирәлегенә җәлеп итү, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудыру, аралашу күнекмәләрен арттыру һәм үстерү.
Бию терапиясе - күңел һәм тәнне дәвалау ысулы буларак, үз гәүдәң белән идарә итә белергә өйрәтә. Ул сәламәтлек, эмоциональ халәт белән бәйле булганга, күп кенә авырлыклардан арынырга да мөмкинлек бирә. Бию иҗади эшчәнлек төрләренең берсе буларак, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән төрле категориядәге кешеләр өчен бары тик уңай эмоцияләр генә тудыра.
Социаль хезмәт алучылар белгечләр белән бергә, мавыктыргыч кавказ ягы бию көенә хәрәкәтләнеп, үзләрен бию сәнгате дөньясында хис иттеләр. Алар үзләре булдыра ала торган гына бию хәрәкәтләре ярдәмендә фикерләрен, хис-тойгыларын, үз-үзләренә ышаныч тәҗрибәсе алдылар. Белгечләр, катнашучыларга мондый төр биюләрне, тернәкләндерү курсыннан соң, көндәлек тормышта да кулланырга мөмкин булуын искәрттеләр.
Төркемнең бердәмлеге һәм аның иҗади шөгыле булып, катнашучыларның татар бию көенә тәңгәл үтәгән хәрәкәтләре, канәгатьләнү хисе тудырды. Биючеләр генә түгел, өлкән яшьтәге тамашачылар да, үзләренең яшь вакытларын искә төшереп, кәеф күтәренкелеге һәм уңай хис-киче- решләр алдылар.
Чарада 20 кеше катнашты