«Мин һәм минем гаиләм». Түбән Каманың «Веста» Үзәге

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәге социаль эш буенча белгече Дилара Борисова 11 нче санлы социаль участокта 20 балигъ булмаган бала арасында «Ариадна җепләре» программасыннан «Мин һәм минем гаиләм» дигән дәрес үткәрде. Максат: балаларны гаилә кыйммәтләрен аңлауга юнәлтү, балалар һәм аларның ата-аналары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итү.

 Кейс-метод кулланып дәрес Саша исемле кызның хатын укудан башланды, анда ул үз гаиләсе турында яза: «... Мин шулчаклы үземә ирек телим!  Үземнең генә каласым килә, әмма минем туганнарым белән бу мөмкин түгел! Минем ике абыем һәм сеңелем бар, алар даими рәвештә мине мәсхәрә итәләр, шулай ук минем турында күңелне болгатканчыга кадәр саклаучы әти-әниләрем бар.

Хат укыганнан соң фикер алышуы булды: Сез нәрсә белән килешәсез? Ул нәрсәдә хаклы түгел? Саша өйдән китсә, дөрес булырмы? Килеп туган ситуациядә нәрсә эшләп була? Аңа карата абыйлары, апалары, әниләре, әтиләренең мөнәсәбәтен тасвирлагыз. Дәрес барышында балалар фикер алышуны цивилизацияле алып барырга, мөстәкыйль карарлар кабул итәргә һәм үз идеяләрен тәкъдим итәргә, үз хокукларын якларга, катлаулы тормыш хәлләреннән чыгу юлларын табарга өйрәнделәр.

Дәрес ахырында белгеч балаларга: "Алар Саша һәм аның туганнары урынында булсалар нәрсә эшләрләр иде?" – дигән сорауга җавап бирергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International