«Гражданнар авиациясе көне» турында тәрбия чарасы, Алексеевск районында «Кайгырту» приюты.

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

2020 елның 9 февралендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. мәктәп яшендәге 10 кеше белән «гражданнар авиациясе көне»дигән тәрбия чарасы үткәрде.

Максаты: балаларны Халыкара гражданнар авиациясе көне һәм Россия Гражданнар авиациясе тарихы белән таныштыру. Балаларда кызыксыну, кыю, батыр һөнәр ияләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Бурыч:

 - Россиядә гражданнар авиациясе үсеше турында белемнәрне тирәнәйтүгә ярдәм итү;

-  хәтер, иҗади сәләтләрен; үстерергә;

 - илебез өчен горурлык тәрбияләргә.

Тәрбия чарасы Халыкара гражданнар авиациясе көне һәм Россия Гражданнар авиациясе тарихы турында әңгәмә белән башланып китте. Презентацияне караганда балалар авиация белән бәйле һөнәрләре булган кешеләр турында күп файдалы мәгълүмат белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International