Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Коронавирус: тапшыру юллары һәм профилактика " темасына лекция

2020 елның 7 феврале, җомга

 Арчаның «Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә өлкән шәфкать туташы Хурамшина Лилия  хезмәткәрләргә һәм тернәкләнү узучы балаларның ата-аналарына «Коронавирус: тапшыру юллары һәм профилактика» дигән темага лекция укыды.

   Коронавирус - хайваннарны зарарлый торган вируслар гаиләсе, тик кайбер очракларда кешегә бирелергә мөмкин. Вирус авыру кеше белән турыдан-туры элемтәдә булганда тапшырыла.

 Авыруның симптомнары салкын тию  белән охшаш, шулай ук симптомсыз яки сулыш җитмәү белән пневмониягә кадәр җитәргә мөмкин.

 Кагыйдә буларак, авыруны югары температура, ютәл, тамак авыртуы  борчый.

 Коронавирустан профилактика чаралары буларак кулларны еш юу,  чисталыкны саклау, медицина  битлекләре кию, кеше урыннарына баруны чикләү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару ысуллары билгеләп үтелде.

    Лекция барышында катнашучылар коронавирусның симптомнары белән таныштылар, вирус ничек тапшырыла һәм  коронавирустан ничек сакланырга икәнен белделәр. Тыңлаучыларга кеше тормышының төп кыйммәтләренең берсе булга сәламәтлек турында һәрдаим кайгыртырга кирәклеге искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International