Әтнә районының «Изгелек» үзәгендә Татарстан Республикасы гербы көненә багышланган чара

2020 елның 7 феврале, җомга

2020 елның 7 февралендә Әтнә районының «Изгелек» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Ислейтар авылы мәдәният йорты базасында Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көненә багышланган чара үткәрделәр. Чараның максаты балаларны дәүләт символикасының барлыкка килү тарихы белән таныштыру, үз илеңә хөрмәт, патриотизм һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү иде. Чара Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе гимнын тыңлау белән башланып китте. Белгечләр «Туган як» презентациясен күрсәттеләр, республика символлары һәм төсләрнең әһәмияте турында сөйләделәр. Балалар канатлы барс турындагы легенданы зур игътибар белән тыңладылар һәм гербта сурәтләнгән һәр символның әһәмиятен белделәр. Чара ахырында балаларга "Татарстан Республикасы символлары" дигән викторина тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International