Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хамбалова Гайшә Шаһимәрдан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 7 феврале, җомга

2020 елның 6 февралендә Балтач җирлегендә  яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хамбалова Гайшә   Шаһимәрдан  кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль районы башлыгы  урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр  җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова, “Росгоссстрах” иминият  компаниясе җитәкчесе Айрат Шиһапов, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, хатын-кызлар советы рәисе Фирая Хәкимҗанова, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камаловалар да   да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм шәһәр җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

   Гайшә Шаһимәрдан кызы озак еллар “Росгосстрах” иминият компаниясендә агент булып эшләгән. Хәзерге вакытта ул улы белән яши, алты бала тәрбияләп үстергән, тугыз оныгы, унсигез оныкчыгы һәм бер оныкчыгының баласы бар. 

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International