Яңа гасыр корреспондентларының Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәре белән очрашуы»

2020 елның 7 феврале, җомга

Бу атнада 05.02.202020 елда Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Казан шәһәреннән кунаклар килде. Кунаклар арасында яшәүчеләр белән күптән таныш булган "Начало пути" волонтерлары һәм "Яңа Гасыр" телеканалы хәбәрчеләре бар иде . Аларның килү максаты картлар йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәре белән якынрак танышу иде. Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бүгенге көндә алар 4 кеше яши. Корреспондентлар һәм волонтерлар тыл хезмәтчәннәреннән сугыш елларында аларның балачагы , Җиңү көнен ничек каршы алулары, аларның тормышы ничек үзгәрүе турында сораштылар. Үткәннәрне искә алу бик авыр булса да, алар шулай да үз тормышлары, гаиләләре  турында сөйләделәр. Фильм төшерелгәннән соң, Яңа Гасыр телеканалы хәбәрчесе Лилия Шәфигулла кызы безне сюжетның февраль аенда ТНВ каналында «Здравствуйте» тапшыруында чыгачагына ышандырды. Һәм, әлбәттә инде, волонтерлар интернат-йортта яшәүче барлык кешеләрне дә онытмадылар һәм аларга татлы бүләкләр алып килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International