«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Янгын сүндерүче булмасаң да, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә тиеш” дигән темага дәрес узды

2020 елның 7 феврале, җомга

2020 елның  7 февралендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  балалар белән  “Янгын сүндерүче булмасаң да, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә тиеш” дигән темага дәрес узды.

Дәреснең максаты – балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту иде.

Чара уен - викторина формасында узды. Башта балалар утның кеше өчен әһәмияте турында фикер алыштылар, дусмы ул, яки дошманмы. Аннан соң 2 командага бүленеп, сорауларга җавап бирделәр һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча табышмаклар чиштеләр.

Чара ахырында балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча мультфильмнар карадылар. Әлеге чарада 26 кеше катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International