7 февраль көнне Сарман районы үзәк хастаханәсендә район башлыгы урынбасары Гәрәева Г.Р. җитәкчелегендә, баш табиб урынбасары Галиев Р.Г., «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Хуҗина Г.И., авыл җирлекләре секретарьлары һәм Сарман муниципаль районы фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре катнашында берләштерелгән утырыш үтте. Утырышта 2020 ел өчен «Өлкән буын» федераль проектының «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләрне профилактик күзәтүләр, диспансеризация, һәм өстәмә медицина тикшеренүләре үткәрү максатларында медицина оешмаларына китерү мәсьәләләре каралды.