Тынычлыкка-тынычлык!
27 гыйнвар Ленинградны блокададан тулысынча азат итү көне буларак билгеләп үтелә һәм хәзер ул Россиянең Хәрби Дан көннәренең берсе булып тора. 872 көн дәвам иткән блокада Бөек Ватан сугышы архивларындагы иң бөек һәм шул ук вакытта фаҗигале сәхифәләрнең берсе. Ленинград оборонасының тарихи әһәмияте бик зур. Бу вакыйга истәлеге итеп, 2020 нче елның 27 нче гыйнварында балалар китапханәсендә " Надежда" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар өчен "Тынычлыкка - тынычлык!” исемле чара уздырылды. Чараның төп максаты - балаларны илебез тарихындагы иң мөһим вакыйгалар белән таныштыру, Бөек Ватан сугышы турында балаларда тарихи күзаллау формалаштыру.