Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында медперсонал һәм барлык специалистлар биредә яшәүче өлкәннәрне Кытайда коронавирус кабынуга бәйле рәвештә төрле саклану чаралары белән таныштыралар. Шәфкать туташы Кашапова Г.Ф. "Коронавирусны профилактикалау" исеме астында бик үтемле әнгәмә үткәрде. Бу куркыныч вирустан саклану чараларын аңлатты, мөхим киңәшләр бирде. Иң элек элементар гигиена чараларын игътибар уңында тотарга әйдәде-кулларны хәрвакыт сабын белән юарга, яшелчә, җиләк җимешне юмыйча ашамаска, кеше күп җыелган җирдә медицина маскасы кияргә, кул биреп исәнләшмәскә кирәк икәнен аңлатты. Чөнки вирусның һава-тамчы юлы белән генә түгел, ә контактлы ысул белән дә таралуы мөмкин булуы мәгълүм. Соңыннан Кашапова Г.Ф. күп санлы сорауларга җавап бирде.
Үз –үзебезне саклап, сәламәт яшик!