“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә үз хәлләрен җайлаштыру буенча мастер-класс

2020 елның 7 феврале, җомга

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар өчен үз хәлләрен җайлаштыру буенча рекреацион-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, өлкән яшьтәге гражданнарның үз хәлләрен үзләре җайга салу буенча шөгыльгә җәлеп итү һәм  уңай кәеф булдыру.

Белгеч социаль хезмәт алучыларны, кеше саулыгына ярдәм итүче төрле сәламәтләндерү-дәвалау методикалары һәм даими рәвештә медицина препаратлары, хирургия  ысуллары кулланмыйча гына, умыртка баганасының деформацион процессларын туктату һәм авыру билгеләрен бетерү мөмкинлеге биргән төрле методикалар белән таныштырды.  Даими шөгыльләнгәндә табиб А.Ю. Шишонинның 20 минутлык гимнастикасы һәм башка методикалары нәкъ менә шундый сәламәтләндерү нәтиҗәсен бирә.

Бу гимнастика белән төрле яшь төркемнәре  катгый чикләүләр  булмаганда, теләсә нинди шартларда да шөгыльләнә алалар.

Өлкән яшьтәге катнашучылар 3 минутлык гигиена гимнастикасы белән кызыксындылар, белгеч артыннан дәвалау күнегүләрен теләп кабатладылар һәм йокыдан иртән  торгач гигиена гимнастикасын кулланырга теләк белдерделәр.

Барлык катнашучылар да кәефләренең күтәрелүен, сәламәтләндерү чарасыннан канәгать калуларын билгеләп үттеләр һәм җентекләп өйрәнү өчен, интернеттан доктор А.Ю. Шишонин методикаларын һәм видеоларын эзләү юнәлешләрен сорадылар.  

Чарада 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International