Өлкән яшьтәге гражданнар һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен хәйрия акцияләре уздыру традициягә әйләнде. Питрәч муниципаль районындагы Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, "Альпари" хәйрия фонды ярдәме белән 10 өлкән яшьтәге гражданга һәм 55 гаиләгә азык-төлек ярдәме алды, аларда 136 балигъ булмаган бала яши.