«Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында өлкән буын кешеләренә игътибарлы караш һәм алар турында кайгыртуга юнәлдерелгән, Питрәч муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, тыл ветераны Владимирова Мария Гавриловнага беренче визит ясадылар. Мария Гавриловна бик игелекле һәм искиткеч аралашучан хатын. Мария Гавриловнаның фотосурәтләре күп сакланган, бу аның гаиләсенең тере тарихы. Ул үзенең балалары һәм иренең героик батырлыгы турында хатирәләре белән уртаклашты, ире белән алар уналты ел гына бергә гомер иткән, ул сугыштан соң фаҗигале төстә һәлак булган. Сугыш чорында тылда, колхозда эшләүчеләрнең бөтен көчләре белән Җиңү көнен якынайтканы турында сөйләде. Җиңү турында белгәч, ничек шатланганнарын һәм бәхеттән елаганнарын искә алды. Очрашу һәм аралашу җылы шартларда узды. Очрашу барышында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ветераннар белән иске фотографияләр өчен Гаилә фотоальбомын булдыру турында сөйләштеләр. Мария Гавриловна үзәк белгечләренә өлкән буын турында кайгыртулары һәм игътибары өчен рәхмәт белдерде.