Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы, ТАССРның 100 еллыгы һәм Түбән Кама муниципаль районында игелекле күршелек елы кысаларында 2020 нче елның 5 нче феврале көнне Түбән Кама шәһәренең «Альфа» мәдәният йортында «Минем илем»дип исемләнгән белгечләр турниры узды. “Веста”үзәгеннән социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 8 бала катнашты. Максат: дустанә элемтәләрне ныгыту, үз илең тарихына карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.
«Минем илем» турнирында 7 кешедән торган 8 команда катнашты. Сораулар тематикасы Татарстан Республикасы, Бөек Ватан сугышы турында күп кенә белем тармаклары белән бәйле иде. Жюри җавапларның дөреслеген теркәде һәм баллар куйды. Турнир өч этаптан торды. Һәр этапта «Веста» үзәге балалары үз республикалары, үз иленең тарихы, туган як шагыйрьләре һәм әсәрләре турында яхшы белемнәрен күрсәттеләр, сугыш еллары җырларын искә төшерделәр һәм җырладылар. Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү булды. Катнашу нәтиҗәсе-беренче дәрәҗә Диплом.
Чара бик җылы, иркен шартларда узды, чәй эчү һәм балалар өчен дискотека белән тәмамланды.