2020ел башыннан бирле «Исток-Башлангыч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгечләре тарафыннан биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү мәгълүмат бирү буенча актив эш алып барылды. Әлеге форма Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 635 номерлы карарын башкару нигезендә оештырылды.
Бүгенге көндә әлеге категорияле булган 31 гаиләгә чыгу гамәлгә ашырылды, торак-көнкүреш шартлары турында актлар төзелде. Социаль яклау бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән 10 ата-ана белән әңгәмә битләре тутырылды, дәүләт социаль ярдәме күрсәтүгә социаль программалары эшләнгән.
Әлеге юнәлештә эш дәвам итә.