Саф һавада сәламәтлек сәгате

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

 Саф һавада сәламәтлек сәгате

 2020  нче елның 6 нчы февраль көнне безнең балалар йортында , тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. инициативасы буенча саф һавада "Сәламәтлек сәгате" дигән күңел ачу чарасы үткәрелде.Чараның максаты сәламәт яшәү принципларын формалаштыру иде.Барысы 4 бала катнашты.

Безнең учреждениедә балаларның сәламәтлекләрен ныгыту өчен бар нәрсә дә бар, кышын уйнар өчен чаналар, чаңгылар һәм, әлбәттә күтәренке кәеф!Мәктәптән соң безнең төркем балалары урамга уйнарга чыктылар.Тәрбияче апалары белән бергә рәхәтләнеп тау шудылар.Саф һавада күңел ачу балаларның энергиясен генә арттырып калмый, аларның сәламәтлекләрен ныгытырга да ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International