Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар өчен «Күпкырлы Гжель» дигән мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: катнашучыларга төрле иҗади юнәлешләр һәм алар арасындагы бәйләнешләрне күрсәтү, һәркем өчен оптималь һәм мөмкин булган кадәр иҗат төрен сайларга, ялларын төрлеләндерергә ярдәм итү.
Иҗади эшчәнлек барышында социаль хезмәт алучылар «Гжель язмасы», «Декупаж», материалны эшкәртү, тиешле материаллар белән декорацияләү кебек техникалар белән таныштылар. Декоратив агач кашык бизәү - шөгыльнең бер өлеше булып торды, ул кухня өчен бик яхшы бизәү чарасы икәнлеге дә ачыкланды. Шул ук вакытта катнашучылар эшләнмәләрне сәнгатьчә бизәү буенча белемнәр, күнекмәләр дә алдылар.
Мастер-класста 5 кеше катнашты