Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт терапиясе файдалы продукт булдыруга юнәлтелгән, бозылган функцияләрне өлешчә торгызуның актив алымы буларак кулланыла. Хезмәт күнекмәләрен системалы рәвештә өйрәнү көнкүреш һәм хезмәт хәрәкәтләрен формалаштыруга, гражданнарыбызның тормыш-көнкүрешен нормальләштерүгә юнәлдерелгән. Гомуми ныгытучы хезмәт терапиясе гомуми тормыш тонусын һәм физик эшкә сәләтлелекне арттыру чарасы буларак кулланыла, социаль тернәкләндерү өчен психологик алшартлар тудыра (йокы, кәеф, аппетит яхшыра).
Атна саен хезмәт терапиясе кабинетында «Игелекле эшләр остаханәсе» дигән түгәрәк эшли. Дәресләрдә яшәүчеләр кул астындагы материалдан эшләнмәләр ясыйлар, рәсем ясыйлар, яңа техникаларны өйрәнәләр һәм үзара аралашалар. Дәресләр җылы, өй шартларында уза.