Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Сугыш хатын-кызлар эше түгел» акциясе

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

«Хатын-кызлар – Җиңү йөзе» акция  кысаларында – 31 январь көнне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, мәгариф бүлеге вәкилләре, ФАП фельдшеры, психолог, социаль педагог, Зур Нөркәй мәктәбе укучылары, матбугат хезмәткәрләре һәм «Волонтер» иреклеләр  берләшмәсе активистлары Иске Имән авылында яшәүче, узган ел 101 яшен тутырган Мияссәрә апа Шакирова янында булдылар. Мияссәрә апаның сугыш турындагы хикәятләрен тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Авыл шәфкать туташы Дания Мияссәрә апаның сәламәтлеге белән кызыксынып алды, «Шәфкать» үзәге психологы Камәрия Харисова Мияссәрә апаның психологик халәтен бәяли торган тест үткәрде. Очрашуда катнашучылар Мияссәрә апа белән матур әңгәмә кордылар, аның тормыш-көнкүреше, шөгыльләре, вакытны ничек үткәрүе турында да кызыксындылар, волонтерлар аңа хуҗалык буенча ярдәм иттеләр. Акциядә катнашучылар ветеранга ныклы сәламәтлек теләделәр һәм рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International