25 гыйнвар көнне «Гнездышко» социаль приютында Россия студентлар көненә багышланган конкурс-уен чарасы узды. Балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, студентлар тормышы традицияләре турында белделәр. Балалар күңелле КВНда, уеннарда бик теләп катнаштылар, концерт программасы әзерләделәр.