“Космоска сәяхәт” темасына төркемле дәрес үткәрелде.

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе  психологы Сәйфуллина Альбина “Лекотека ” программасын тормышка ашыру кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән һәм  балигъ булмаганнар  балалар арасында индивидуаль-юнәлешле  Космоска мавыктыргыч сәяхәт үткәрелде.

              Төркемле дәрес балаларның космос,галәм киңлеге, планеталар, йолдызлар турында гап-гади күзаллауларын киңәйтүгә,сөйләм телен үстерүгә  һәм кул моторикасын камилләштерүгә  юнәлдерелгән иде.

              Төп максатлар -мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен шәхси-социаль үсештә ярдәм, психопрофилактика, психологик коррекция  уен чаралары үткәрү  иде.

Чарада төрле категория гаиләләрдән 3 балигъ булмаган бала катнашты.Дәрес вакытында психолог балаларда хәтер, күрү һәм ишетү игътибарын,  эмпатияне һәм төркемдә конструктив хезмәттәшлек итү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән гамәли уен күнегүләре үткәрде.

Барлык куелган бурычлар да үтәлде, уңай кире элемтә булдырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International