"Айрис-фолдинг" техникасында открытка ясау буенча мастер-класс

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

     2020 елның 29 январендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре Министрлыкның «Авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен гаиләне саклап калу» дигән  бурычка ирешү кысаларында Алексеевск районының «Забота» балалар һәм яшьүсмерләр өчен социаль приютында «Айрис-фолдинг» техникасында открытка әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар кул эшләнмәләре  ясауның яңа техникасы белән таныштылар һәм үз куллары белән ясаган открыткалардан уңай эмоцияләр һәм  бүләкләр  алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International