2020 нче елның 27 нче гыйнвары көнне 2 нче социаль участогында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова «Нәтиҗәле хезмәттәшлек» программасы кысаларында 10 балигъ булмаган бала арасында «Танышу» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максат: дөрес танышу күнекмәләрен үстерү, үз-үзеңне тоту һәм бер-берең белән хезмәттәшлек нормаларын формалаштыру, коллективны берләштерү.
Дәрес башында балалар белән “Исемнәр – сыйфат” дигән уен – активатор үткәрелде, анда катнашучылар шәхеснең нинди дә булса сыйфатын, характер үзенчәлекләрен уйлап таптылар. Аннары белгеч балалардан: кешеләр белән ничек танышасыз, үз-үзегезне ничек тотасыз дип сораштырды. Аннан соң танышканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды: чын күңелдән сөйләшергә; кемгә мөрәҗәгать иткәнегезне карарга; чит фикерне хөрмәт итәргә; яхшы тыңлаучы булырга. Күпчелек кешеләр танышкан вакытта үзләрен чын хис-тойгылар күрсәтүдән курка. Әмма еш кына нәтиҗәле диалог өчен нәкъ менә шул җитми дә инде, барыннан да элек, әңгәмәдәшеңә чын күңелдән елмаерга һәм аның белән күрешергә кирәк. Әгәр кеше үзенең яңа әңгәмәдәшенең мәзәкләре өстендә көлә икән, димәк, аңа, кагыйдә буларак, мәзәк авторы янында булу уңайлы, һәм аңа әлеге мәзәкләр ошый.
Дәрес ахырында балалар коллективтагы яхшы микроклиматка дусларча мөнәсәбәтләр, үзара ярдәмләшү һәм тирә – юньдәгеләрнең кәефе дә бәйле, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы һәм дустанә булырга кирәк һәм ул чакта аралашырга җиңелрәк булачак дигән нәтиҗә ясадылар.