2020 елның 30 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Игътибар - урам” дигән рәсемле – ролле уен оештырылды.
Максат булып балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру, төрле ситуацияләрдә дөрес куллану юлларын күрсәтү торды.
Балалар алдан әзерләнгән урамнар буенча, юл йөрү кагыйдәләренә нигезләнеп уенны башладылар, алар һәрбер юл йөрү билгесе янында туктап, нинди билге икәнен аңлаттылар. Балалар бирелгән биремнәрне төгәл үтәделәр.
Куелган максатларга ирештеләр, уеннан бик канәгать калдылар.