2020 елның 29 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Файдалы һәм зарарлы ризык” дигән темага күмәк коллаж уздырдылар.
Шөгыльнең максаты булып дөрес туклану нигезләрен ныгыту, сәламәтлек турында кайгырту торды. Шулай ук файдалы һәм зарарлы ризыклар турында белемнәр бирделәр.
Шөгыль табышмаклар чишү белән башланып китте. Файдалы һәм зарарлы ризыкларның рәсемнәре буенча әңгәмә корылды.
Шөгыль рәсем ясау белән дәвам итте. Ризыкларны классификацияләргә бүлделәр. Дөрес нәтиҗәләр “Сәламәтлек үзебезнең кулларда” дигән нәтиҗә ясалды.
Шөгыльдә 20 бала катнашты.