“Доверие” үзәге белгечләре балигъ булмаган балалар арасында агрессия күренешен профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Римма Субхангулова һәм Вадим Япаев балигъ булмаганнар арасында агрессия күренешен кисәтү буенча эш кысаларында 65 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Яшүсмерләрнең үз-үзләрен агрессив тотышы” дигән темага дәрес уздырды. Чарада социаль хезмәт алучы 15-17 яшьлек балигъ булмаган балалар катнашты.

Дәреснең максаты булып позитив кәеф булдыру, төркемне берләштерү, эмоциональ киеренкелекне бетерү, конструктив үз-үзеңне тоту күнекмәләрен алу торды. Чара барышында агрессив булмаган үз-үзеңне тоту модельләре, кызып китүне җиңәргә мөмкинлек бирә торган алымнар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International