Балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларга әхлакый тәрбия бирү

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Балаларга әхлакый тәрбия бирү максатыннан Яр Чаллы шәһәренең “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Николаева Гөлшат һәм социаль педагог Сәмигуллина Алсу 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Дуслык” темасына интерактив дәрес үткәрде.

Дәрес барышында укучылар дуслык турында кыска метражлы фильм карады, интерактив әңгәмәдә катнашты, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерде, бер-береңә карата нинди изге гамәлләр кылырга мөмкин икәнлеге турында фикер алыштылар.

Барлыгы чарада 25 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International