Лениногорск «Исток-Башлангыч» үзәгендә «Җаваплы ата-ана булу» технологиясен гамәлгә ашырыла

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

30.01.2020 елда «Җаваплы ата-ана булу» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында социаль педагогы Оксана Лямова «Сәламәт булу -бәхетле булу» лекциясе уздырды. Әлеге технология гаиләне педагогик озата баруга, ата-аналарның рухи-әхлакый культурасын формалаштыруга, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга, гаилә иминлеген профилактикалауга юнәлдерелгән.

Әлеге технология барышында  шәхси педагогик диагностика, балалар һәм өлкәннәр өчен консультация, төркемле педагогик дәресләр, лекцияләр, тренинглар, ата-аналар университетлары, мәдәни-массакүләм чаралар кулланыла.

«Җаваплы ата-ананы» характерлаучы факторлар: нык гаилә; социаль-көнкүреш һәм матди иминлек; гаилә конфликтлары булмау. Җаваплы ата-ана – балага дөрес үрнәк күрсәтүче һәм аңа дөрес тормыш ориентирлары биргән кеше. «Җаваплы ата-ана булу» технологиясен гамәлгә ашыру барышында гаилә институтын ныгыту, социаль имин гаилә абруен күтәрү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International