Тукай муниципаль районының «Шәфкать» үзәгендә "Ленинградның Бөек батырлыгы» дип исемләнгән истәлекле дата буенча чара уздырылды

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

          27 нче  гыйнварда Россиядә Хәрби дан көне билгеләп үтелә. Бу конне 1944 нче елда совет гаскәрләре Ленинград шәһәрен немец-фашист гаскәрләренең блокадасыннан азат итәләр.

         2020 нче елның 24 нче гыйнварында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Ярмөхәммәтова Рәзилә шушы истәлекле дата буенча чара уздырды.

         Чара Ватаныбыз тарихына игътибар җәлеп итүгә, шәхес буларак яшүсмерләрнең әхлакый яктан формалашуына ярдәм итүгә, сугыш вакытында рус халкының геройлыгын өйрәнү аша әхлакый идеал формалаштыруга һәм патриотик сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.

         Чараның төп бурычлары булып гражданнарның патриотик сыйфатларын формалаштыру, укучыларны Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын һәрьяклап өйрәнү булды.       

        Әлеге чарада 7  социаль хезмәт алучы катнашты.

        Чара барышында "Ленинградның Бөек батырлыгы" дигән презентация, "Бөек Ленинград блокадасы" видеоролигы тәкъдим ителде һәм алар белән әңгәмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International