Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 29 гыйнвар көнне ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уеннар, күңелле конкурслар һәм башка кызыклы кышкы уеннар узды, анда 25 инвалид бала һәм 8 ата-ана катнаштылар.
Кышкы халык уеннары балалар өчен һәрвакыт актуаль һәм кызыклы. Спорт урам мәйданчыгында стартка 2 команда чыкты. Программа шактый бай эчтәлекле иде. Беренче бирем командаларның чыгышлары булды. Ул күңелле һәм рифмалы булды. Командаларга кызыклы уеннар тәкъдим ителде – "Эздән йөгерү", "Кем ереграк ата?", "Буталган атлар" и. т. д. Барлык балалар да үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәттеләр. Кышкы халык уеннары кызыклы һәм мавыктыргыч булып чыктылар. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яңа тәэсирләр кичерделәр.