Чирмешән муниципаль районында социаль хезмәтләр хезмәт коллективларының уртак отчет җыелышы булып узды.

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

24 гыйнвар көнне Чирмешән муниципаль районында социаль хезмәтләр һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Чирмешән муниципаль районындагы идарәсенең хезмәт коллективлары белән 2019 елгы эш нәтиҗәләре, 2020 елга бурычлар турында уртак җыелыш булып узды. Җыелышка алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Рыбакова Л. Н., Чирмешән муниципаль районы башлыгы Дәүләтшин Ф. М., Чирмешән районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Долгополова Р. Ш. чакырылган иде. Социаль хезмәтләрнең барлык җитәкчеләре үз оешмаларының 2019 елгы эш нәтиҗәләре белән чыгыш ясадылар һәм катнашучыларны 2020 елга үз бурычлары белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International