2020 елның 27 гыйнварында илебездә Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел тулуын билгеләп үтелә. Бу көнне 1944 елда Совет гаскәрләренең шәһәрне азат итү буенча операциясе уңышлы тәмамланды. Социаль эш буенча белгеч Мотыйгуллина м.и. тарихи-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә интернат - йортта яшәүчеләр өчен мәгълүмат сәгате үткәрделәр һәм Ленинград блокадасын өзүгә багышланган документаль фильм күрсәттеләр.