Ничек мошенниклар корбаны булмаска? ЧИРМЕШӘН

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Өлкән буын кешеләре, үз яше һәм сәламәтлеге аркасында, җинаять кылу объекты була ала.

Соңгы вакытта өлкән яшьтәге гражданнарга карата мошенниклык очраклары ешайды. Кагыйдә буларак, җинаятьчеләр төрле товарлар, әйберләр һәм азык-төлек сату (сатып алу) тәкъдиме белән яки үзләрен социаль хезмәт, медицина хезмәткәрләре дип ялганлап, ялгыз пенсионерларның торакларына үтеп керәләр.

Пенсия яшендәге затларга карата кылынган җинаятьләрне кисәтү максатыннан, “Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” белгечләре социаль хезмәт алучылар белән “Ничек мошенниклар корбаны булмаска» дигән темага әңгәмәләр уздыралар һәм белешмәләр тараталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International