“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучы Әлфия Шәрәфиева “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында «Демография» милли проектына нигезләнеп, «Бу тылсымлы табигый чәй» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларны чәйнең файдалы үзенчәлекләре, аның психикага һәм физиологиягә шифалы йогынтысы турында аңлату.
Әлфия Шәрәфиева дәвалау чаралары буларак, чәйнең төрләре, классификациясе һәм куллану ысуллары белән таныштырды һәм чәй эчүнең тискәре нәтиҗәләрен булдырмас өчен, чәйне куллану кагыйдәләрен үтәргә кирәклегенә тукталды. Бу киңәшләр социаль хезмәт алучыларга рекомендация буларак өләшенде.
Каты чәй -яхшы антисептик, ул кешегә активлык өсти һәм көч бирә, баш авыртуын, баш әйләнешен киметә, салкын тию авырулары вакытында да ярдәме зур һәм аның ярдәмендә ялкынсыну авыруларын, яраларны да эшкәртергә була. Әмма, чәйне дөрес кулланмаганда, кайбер дару матдәләрен артык кулланган кебек, тискәре нәтиҗәләр дә килеп чыгарга мөмкин икәнлеген онытмаска кирәк.