Балтач урта мәктәбенең 1 А сыйныф укучылары укытучы Лилия Җамалиева белән бергә, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль карамакта торучы тыл ветераны Бибинур Хәлиловага очрашуга бардылар

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, агымдагы елның 27 гыйнварында, Балтач урта мәктәбенең 1 А сыйныф укучылары укытучы Лилия Җамалиева белән бергә, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль карамакта торучы тыл ветераны Бибинур Хәлиловага очрашуга бардылар. 

Бибинур апа сугыш еллары хатирәләре белән уртаклашты. Сугыш елларында ул Донбасста тимер юл станциясендә эшләгән. Балалар әбинең сөйләвен игътибар белән тыңладылар.

Бу очрашу балалар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Саубуллашканда ул укучыларга нык сәламәтлек һәм укуларында тырышлык теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International