Компьютер технологияләрен гамәлгә кертү Бөгелмә районында урнашкан «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты балалары өчен коррекция процессында яңа баскыч булып тора.
«Бездә «Тылсымлы экран» барлыкка килде»,- дигән сүзләрдән башлый коррекция эшен приют психологы Светлана Михайловна Булгакова. Билгеле булганча, эштә төрле традицион булмаган методлар һәм алымнарны куллану балаларны талчыгуыдан алып кала, аларда танып-белү активлыгын барлыкка китерә, гомумән, эшнең нәтиҗәлелеген арттыра.
Безнең тылсымлы экранда бик күп уеннар салынган, балаларда танып-белү өлкәсе, сөйләм, вак моторика, логика, хәтер һәм фикерләү күнекмәләрен үстерү өчен, фотога төшәргә һәм үз-үзеңә төрле образлар куллану белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Аның эшенең асылында вак моторика үсешенә ярдәм итә торган сенсор экран кулланылган, ә классик, традицион укыту методларын һәм «Тылсымлы экран» компьютер программасын яраштыру коррекция-белем бирү процессын төрлерәк, мавыктыргыч, мобиль итәргә мөмкинлек бирә, шул рәвешле балаларга уңышлы шәхес булу юлында киртәләрне җиңәргә мөмкинлек бирә.