2020 елның 28 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тщълек буе эшли торган бүлектә “Татар халык сәнгате – милли орнаментның тәлинкәдә рәсеме” дигән дәрес узды.
Максаты туган республикабыз турында белемнәрен ныгыту, татар халык сәнгате һәм милли орнамент белән танышу аша рухи мәдәният формалаштыру.
Дәрес башында балалар үз республикасы, аның халкы, истәлекле урыннары, милли бәйрәмнәре турында искә төшерделәр һәм сөйләделәр.
Аннары алар милли костюмнар, аларның махсус бизәнү әйберләрен карадылар. Орнаментның төп тйрләре: чәчәк – үсемлекләр һәм геометрик төрләре белән таныштылар. Һәр орнаментның үзенчәлекләрен игътибар белән өйрәнделәр.
Дәрес ахырында балалар үзләре алган белемнәр ярдәмендә тәлинкәләрне милли орнамент белән бизәделәр.
Чарада 20 кеше катнашты.