«Бакчачылык». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә 2020 елның 24 гыйнварында «Бакчачылык» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында беренче дәрес узды. Максаты: төркемдә катнашучылар белән танышу, 2020 нче елга еллык план проекты һәм участокны матурлату буенча идеяләр турында фикер алышу, чәчәк чүлмәкләрен бизәүне өйрәнү.

Беренче дәрестә катнашучыларга “Яшел хуҗалыкта эшләрне кулдан башкарганда куркынычсызлык техникасы буенча инструкция” аңлатылды, шулай ук зыян күрүчегә беренче ярдәм чаралары турында искә төшерелде. Хезмәт белән тернәкләндерү кабинетының 2020 елга эш планы турында сөйләштеләр. Соңыннан катнашучыларга чәчәк чүлмәкләрен бизәү белән шөгыльләнергә тәкъдим ителде. Бизәү өчен идеаль материал – язылмаган һәм декор ясалмаган балчык чүлмәкләре булып тора. Чәчәк чүлмәкләрен оригиналь бизәү өчен хэнд-мэйдның барлык техникасы да диярлек кулланыла. Бу дәрестә чүлмәкләрне декорацияләү буенча берничә техника каралды: тупас җепләр яки тасма белән чолгап ясау, махсус буяулар белән бизәү яки тукыма белән драпировкалау, матур төймәләрдән аппликация ясап, чүлмәккә ябыштыру һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International