«Минем гаиләм». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гүзәл Галиуллина 6 нчы санлы социаль участокта «Минем гаиләм» дигән дәрес үткәрде. Максат: балаларның гаилә кыйммәтләре турында күзаллауларын тирәнәйтү, гаиләгә, аның әгъзаларына, аларның үзара мөнәсәбәтләренә дөрес мөнәсәбәт формалаштыру.

Дәрес башында белгеч балаларга нәрсә ул гаилә, кешенең тормышында ул нәрсәне аңлата, ни өчен гаиләне сакларга кирәк, синең гаиләң нинди кебек сорауларга җавап бирделәр. Куелган максатларга ирешү өчен «Йомшак итеп әйт», «Ныклы гаилә» кебек уен күнегүләре кулланылды. Соңрак балаларга үз гаиләләренең гербын ясарга тәкъдим ителде, анда алар үзләренең иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен күрсәттеләр. Һәр бала башка гаилә гербына охшамаган үз гербын ясады.

Дәрес ахырында балалар гаилә һәр кешегә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Ул кечкенә дә, зур да булырга мөмкин. Иң мөһиме-гаилә әгъзалары бер-берсен яратсыннар, бер-берсен хупласыннар, бер-берсенә карата игътибарлы һәм кайгыртучан булсыннар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International