Мамадыш районында «Теләкләр чыршысы»хәйрия акциясе узды. Мамадыш районы хакимиятендә Теләкләр чыршысы куелган иде һәм инвалид балаларның теләкләре белән бизәлгән иде. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар Кыш Бабайга Яңа Ел теләкләрен яздылар. Баланың хыялын шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары, авыл җирлекләре һәм шәхси предприятиеләр тормышка ашыра алды. Безнең үзәк шулай ук әлеге хәйрия акциясендә катнашты, безнең оешма хезмәткәрләре Яңа ел белән котладылар һәм Кыш Бабайдан Елена Золотухинага бүләк тапшырдылар.