Яшьнәп үткән яшьлек.

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Яшьнәп үткән яшьлек.

Мин бүгенге язмамны Касай авылында туып үскән, 83 яшен тутырып килүче Заляева Мәхмүдә Минһаҗ кызы турында язарга булдым.

Мәхмүзә апа бик аралашучан, киңәшләре белән яшь һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән дә уртаклаша, дуслар һәм туганнар горурланыр очон яхшы гамәлләр кылырга кирәк, дип саный. Ул үзенең авыр тормышы турында сөйләде…

1937 нче елның 14 нче февралендә Касай авылында  Фәрхенур һәм Минһаҗ гаиләсендә дүртенче  бала булып бер кызчык дөньяга килә. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килгәнлектән Мәхмүдә апага әти – әни кочагында иркәләнеп ятарга туры килми. Хәтта укырга да мөмкинлеге булмый аның. 14 яшьтән колхозда төрле эшләрдә эшли. Басуларга барып бәрәңге җыя, печән чаба, эскерт өяргә йөри. 4 ел шулай йөргәннән соң, фермада сыер савучы булып эшли башлый. Ул вакытларда эш авыр, бар нәрсә дә кул көче белән башкарыла. 25 әр сыерны кул белән көненә өчәр тапкыр саву дисенме, сыерларны ашату өчен атларга азык төяү, кар төшкәнче лагерьларда резин итекләр белән тездән пычырак ярып йөрүләр...

38 ел буе сыер сава. Бик авыр вакытларга туры килә яшь вакытлары Мәхмүдә апаның. Ләкин ул сынмый, сыгылмый.

1958 елда кияүгә чыгып, ире Заляев Нурулла белән дүрт  бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә барысыда исән – сау. Ялларда, бәйрәмнәрдә кайтып әниләренең хәлен белеп, эшләренә булышып торалар.

Балалар үсеп, аларның уңышларына сөенеп яшәгәндә, язмыш тагын авыр сынау җибәрә. 2007 нче елда ут чыгып, бөтен каралты – курасы, өйләре, гомер буе җыйган мал- мөлкәте янып бетә. Бер кат кулмәктән кала бу гаилә. Колхоз , авылдашлар, балалар ярдәме белән авыр булса да, яңадан йорт җиткереп  чыгалар. Хәзер газ, су  кергән, бөтен уңайлыклары  өй эчендә булган өйдә,  ачлыкны , ялангачлыкны куп күргән Мәхмүдә апа, балалары һәм оныкларының тормышларына куанып, булганына шөкер итеп гомер кичерә .

Гомере буе эшләгән, тынгысыз җан булгангадыр, кайчан карасаң да, гел хәрәкәттә. Шуңа күрә сәламәтлегенә дә зарланмый. Күңеле һәрчак күтәренке.

Күпләргә үрнәк итеп куям Мәхмүдә апаның яшәү рәвешен. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим.

Мин аңа олы һәм зирәк остазым буларак зур хөрмәт һәм мәхәббәт белән карыйм. Бездә беркайчан да бернинди конфликтлар да юк.

Минем эшем зур түземлек, ярдәмгә килергә әзер булуны таләп итә. Мәхмүҗә апа мине күп нәрсәгә өйрәтте: авыр тормыш хәлләрен хәл итә белү, кешеләрне яхшырак аңлау. Ә иң мөһиме, мин һәр көннең кадерен белергә өйрәндем.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International