Саба муниципаль районының "Тургай» приютында "Теремок" түгәрәге дәресләре узды

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Театральләштерелгән эшчәнлекнең тәрбия мөмкинлекләре киң. Анда катнашып, балалар образлар, буяулар, тавышлар аша әйләнә-тирә дөнья белән таныша.

Театральләштерелгән дәресләр баланың эмоциональ өлкәсен үстерә, персонажларны тоярга, уйнатыла торган вакыйгаларны кичерергә мәҗбүр итә. Әкият ярдәмендә бала дөньяны акыл белән генә түгел, йөрәк белән дә таный. Ул гына да түгел, ә игелеккә һәм явызлыкка үз карашын белдерә.

"Теремок" театр түгәрәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар гына түгел, ә өлкән балалар да уйнарга яраталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International